Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районында автомобиль юлы участогын һәм авыл клубын карады

2013 елның 18 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районына эш визиты белән барды. Аны Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов М-7нең “Волга” - Котлы-Бөкәш – Балык Бистәсе- Бикчура – Чаллы автомобиль юлы участогын карады.

Автомобиль юлы бишенче техник категорияле 4,5 м киңлектәге бер полосалы хәрәкәт нормативлары буенча проектланган һәм “Россия транспорт системасын үстерү (2010-2015 еллар)” федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән. Асфальт-бетон өслекле яңа юлның озынлыгы 1,27 км, моннан тыш, ул 800 м озынлыктагы арада мәктәпкә кадәр төшерелгән. Ул Бикчура торак пунктыннан территориаль автомобиль юлына барып тоташа. Бикчурада 206 кеше яши. Бу объектның подрядчигы – “Татавтодор” ААҖ, проект оешмасы – “Агродорпроект”. 1 км автомобиль юлының хакы - 17,46 млн. сум, 1 км юл өслеге – 8,86 млн. сум.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Бикчура авыл клубын карады. Клуб хосусый акчага җиткерелгән. Инвесторы шул авыл кешесе, “Лиг-групп” ҖЧҖ директоры Ленар Гаянов. Ул авыл мәчетен төзүгә дә акча биргән (“Нургали мәчете”).

Рөстәм Миңнеханов Ленар Гаяновка хәйрия гамәлләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук авыл кешеләре белән аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республиканың күп кенә авылларында тормыш яхшыра бара, клублар төзелә, авыл торак пунктларына кадәр юллар салына, республика программалары кысаларында фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелә һәм ремонтлана. Татарстан Президенты Балык Бистәсе муниципаль районында тискәре демографик күрсәткечләр булуга игътибар итте, ә бит тулаем Татарстан буенча туучылар саны арта һәм демографик ситуация яхшыра бара.

Татарстан Президенты шулай ук Бикчура авыл клубы директорына мәдәният учрежениесенең матди-техник базасын ныгытуга 50 мең сумга сертификат тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International