Алексей Песошин Мали Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашуда: Мали компанияләре белән күп өлкәләрдә элемтәләрне үстерү өчен потенциал бар

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мали Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Мали Республикасы делегациясен сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры республикага визит илебезнең уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлегендә яңа этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

"Африка - табигый байлыклары һәм потенциалы буенча уникаль материк. Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасында аның роле үсүен дәвам итә, - диде Алексей Песошин. - Соңгы елларда Африка континенты зур икътисадый үсеш темпларын күрсәтә. Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып калды һәм конструктив юнәлештә үсте. Россия өчен Африка мөһим тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый партнер булып тора, аның белән хезмәттәшлек итү барлык өлкәләрдә дә активрак үсеш таләп итә. Бу максатларда безнең ил инде ике тапкыр «Россия – Африка» саммитын уздырды.

Без Россия-Мали мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның сезнең ил белән багланышларын җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез, диде ТР Премьер-министры. Ул билгеләп үткәнчә, багланышлар өчен мөмкинлекләр, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә бар, әмма әлегә тулысынча файдаланылмый. Тулаем алганда, энергетика; машина төзелеше; автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү; IT һәм башка югары технологияләр; медицина һәм фармацевтика; АСК кебек өлкәләрдә Мали компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен потенциал бар. Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм аның институтлары (Мали – ИХО әгъзасы) белән тыгыз багланышлары җайга салынган. Казанда ел саен «Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum» халыкара икътисадый форумы үткәрелә. "Бу хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен яхшы платформа; икътисадый мөмкинлекләрне һәм инвестицион потенциалны тәкъдир итү; эшлекле элемтәләрне җайга салу", - диде Алексей Песошин һәм Мали эшлекле даирәләре делегациясен киләсе елның маенда узган чираттагы форумга чакырды.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан хаклы рәвештә Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләренең берсе санала. "Республикада фәннең алдынгы юнәлешләре буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр алып барыла, - диде Алексей Песошин. - Татарстан югары уку йортларында 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала, шул исәптән 16 кеше – Малидан. Сезнең студентларны безнең югары уку йортларында уку өчен көтәбез». Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Казанның берничә мәртәбә төрле халыкара чаралар уздыру урынына әверелүен һәм быел октябрьаенда биредә масштаблы вакыйга – БРИКС саммиты булачагын хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Мали делегациясе әгъзалары Татарстанга эш сәфәренә килделәр. Алар Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International