Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 749 йортның 130ында дәвам итә

2024 елның 19 октябре, шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында эшләр 13 муниципаль берәмлектә 749 йортның 130ында алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 98%ка үтәлгән. Шул ук вакытта 619 йортта капиталь ремонт тәмамланган, шул исәптән соңгы ярты айда - 10 муниципалитетта 69 объект.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгариф өлкәсендә 185 объектның 7 федераль һәм республика программасы кысаларында Менделеевск районында бер генә балалар бакчасы (республика программасына керә) эшдәнеп бетмәвен хәбәр итте. Бүгенгә әлеге объект буенча үтәлеш 99% тәшкил итә. «Сәламәтлек саклау» тармагында өч федераль һәм республика программасына кергән 138 объектта эшләр дәвам итә. Шулардан Түбән Кама районындагы ике поликлиника буенча («Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына керә) бүгенге көнгә үтәлеш 85% һәм 99% тәшкил итә. 

Бу атнада подрядчылар Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә ике объектны тапшырганнар. Стационарларны ремонтлау программасы буенча подрядчылар 31 объектның 18ендә эшли, үтәлеш 90% ка бәяләнә. Узган ике атнада Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә берәр объект төзелеп беткән. «Яшьләр сәясәте» тармагында 5 федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 28 объект керә. Шулардан алты яшьләр үзәген ремонтлау дәвам итә (җидедән), гомуми башкару - 59%.

Шулай ук балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау дәвам итә (программага барлыгы 9 объект кертелгән), эш 71%ка башкарылган. 6 яшүсмерләр клубының берсе эшләнә әле - Казанда, үтәлеш 35% тәшкил итә. Узган ике атнада Түбән Кама районындагы объектта эшләр төгәлләнгән. 6 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау гомуми күләмнең 57%ы башкарылган. «Мәдәният» тармагының бер илкүләм проектына һәм ике республика программасына кергән 24 объектын ремонтлау буенча вәзгыять шундый. 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыштагы объект кына эштә кала (үтәлеш 97% тәшкил итә). Мәдәни билгеләнештәге 19 объектның 7сендә төзелеш-монтаж эшләре алып барыла (үтәлеш - 95%). Соңгы ике атнада Мөслим районында объект төгәлләнгән.

Шулай ук Алексеевск, Чистай һәм Питрәч районнарында су басудан саклауга һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән республика һәм федераль программалар исемлегенә кергән өч объект тапшырылган (әлеге программалар кысаларында барлыгы 21 объект ремонтланган). 4 республика программасы кысаларында хәрби комиссариатларга капиталь ремонт дәвам итә (98%ка үтәлгән), 8 объект эштә кала.

Узган ике атнада Чаллы шәһәрендә, Кукмара, Зеленодольск, Апас һәм Тәтеш муниципаль районнарында 5 объект төзелеп беткән. Муниципаль архивларга капремонт эшләрен башкару - 80%, җәмәгать судьялары биналарына капремонт – 99%, Росгвардия карамагындагы биналарга капремонт – 98% гомуми планнан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International