Илдар Халиков Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти белән очрашты
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы өчен Европа реконструкция һәм үсеш банкы эре финанс институты гына түгел, ә 20 елдан артык үзара мөнәсәбәтләр тарихы булган ышанычлы партнер да. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти белән очрашуда белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. катнашты.
Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти Татарстан Европа реконструкция һәм үсеш банкы өчен мөһим партнер, дип белдерде. “Безнең Татарстан белән мөнәсәбәтләребезнең күпьеллык тарихы бар, һәр килүебездә безнең хезмәттәшлекнең республика икътисадын яхшы якка үзгәртүен күрәбез”, - диде ул.
Очрашу барышында Илдар Халиков “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казан” кебек яңа проектлар турында җентекләп сөйләде. “Татарстан Европа реконструкция һәм үсеш банкы катнашында проектларны гамәлгә кую белән кызыксына, без бу проектларның уңышлы булачагына ышанабыз”, дигән ышаныч белдерде Илдар Халиков.
Искә төшерәбез, Татарстан Европа реконструкция һәм үсеш банкы делегациясе Чаллыда, “КАМАЗ” ААҖ җитештерү цехларында, “Алабуга” МИЗында булды. Бүген Сума Чакрабарти һәм аны озатып йөрүчеләр Казанда IT-парк эшчәнлеге белән танышырга һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре белән очрашырга планлаштыра.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.