Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең тәмамлануы һәм киләсе елга планнар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Наилә Зиннәтуллина киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын программа кысаларында документларны әзерләү һәм тапшыру темпларына юнәлтте. Юл эшләре буенча документлар - 67%ка, яктырту җайланмалары буенча – 61%ка, җайланмалар урнаштыру буенча – 97%ка тапшырылган. Ул бу төр эшләрне башкаручы компанияләргә җентекләбрәк тукталды.
Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, юл эшләре буенча башкару документларын тапшыруны 25 муниципаль район тәмамлаган, документларны тапшыру эше Казанда, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында дәвам итә. Баулы, Нурлат, Сарман, Тәтеш кебек районнар документларны тапшыруга керешмәгән дә әле. Инде төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен кабул итүгә килгәндә, бүген 809 ишегалды кабул ителгән (2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган 835 ишегалдыннан).
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, республикада 2025 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләргә әзерлек бара. Бу максатларга 10 млрд сум бүлеп бирелгән. 16 муниципаль берәмлектә 675 территорияне төзекләндерү күздә тотыла. Исемлекләр төзелгән инде, килештерүнең соңгы этабы бара. Юл картасы кысаларында 2025 елга берничә этап планлаштырылган. Беренчесе - ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең беренчел схемаларын төзү (13 муниципаль районда алып барыла). Срок 6 декабрьгә кадәр. Аннары - төзекләндерүнең беренчел схемаларын тәкъдир итү өчен халык белән очрашулар уздыру, милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен әзерләү. Срок 27 декабрьгә кадәр. Җайланмалар сатып алу һәм төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләү 2025 елның март ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында лимитлар билгеләнгән, һәм төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп оештыру һәм үткәрү мөһим. Ул ишегалларын төзекләндерүне җәйге сезонда төгәлләргә кирәклегенә игътибар итте. "Бу бик мөһим, - диде ул. - Җәй көне үк кешеләр үзләренең төзек ишегалларының уңайлы һәм җайлы икәнлеген тойсын өчен".