Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Солтан Раев, Кыргызстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Болот Джунусов, Чыңгыз Айтматовның сеңлесе - Роза Айтматова, кинорежиссер, сценарист Болот Шамшиев һәм Кыргызстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары белән очрашты.
Делегация Казанга язучы Чыңгыз Айтматовның 85 яшьлегенә багышланган чаралар кысасында килде. Кунаклар Чыңгыз Айтматовның юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференциядә, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында кыргыз фоторәссамнарының “Чыңгыз Айтматов дөньясы” күргәзмәсе ачылуда, “Халыкның рухи терәге” исемле китап күргәзмәсе ачылуда, ТР Милли китапханәсендә “Чыңгыз Айтматов повестьләре” китабын тәкъдир итүдә һәм башка чараларда катнашачаклар. Шулай ук борынгы Болгар шәһәренә бару планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.