Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 99,8%ка үтәлгән
2013 елның 26 октябре, шимбә
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау 99,8%ка үтәлгән. 33 муниципаль берәмлектә капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, капиталь ремонт буенча 842 йортның 831ендә эшләр төгәлләнгән. Шуларның 665 Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. Капиталь ремонтка фатир хуҗаларының акчасы 75% күләмендә күчерелгән.
2014 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасына килгәндә, ул 4,709 млрд. сум күләмендә формалаштырыла.
Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча төп эшләр Татарстанда 160 гомуми белем бирү һәм 7 коррекцияләү мәктәпләрендә тәмамланган.
2014 елда республикада 160 мәктәптә (152 гомуми белем бирү һәм 8 коррекцияләү) 2,5 млрд. сумга капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
“Чиста су” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Газлаштыру фонды тарафыннан 100% су үткәргечләр уздырылган (286,2км). 2013 ел планыннан 100% артезиан скважиналары борауланган (25 скважина).
Ирек Фәйзуллин “Халык контроле” мәгълүмат системасының эше турында җентекләп сөйләде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль район башлыкларын балалар бакчалары төзелеше программасына аерым игътибар итәргә чакырды. Ул шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бурыч - 2014елның 1гыйнварына киләсе елга төзелеш программасы буенча барлык кирәкле документларны эшләүне искә төшерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз