Бүген иртән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин БДБ илләре Гепатопанкреатобилиар хирурглары ассоциациясенең «Гепатопанкреатобилиар хирургиянең актуаль проблемалары» XXXI халыкара конгрессын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Исегезгә төшерәбез, 31 нче конгресс озак еллар Казанда эшләгән күренекле рус һәм Совет хирургы Александр Васильевич Вишневскийның тууына 150 ел тулуга багышланды. Конгресс гепатопанкреатобилиар хирургия өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен әйдәп баручы платформа булып тора, иң прогрессив экспертларны һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыя. Форумның темалары: инновацион хирургия техникасы, корсак куышлыгы органнары авыруларын диагностикалау һәм дәвалауга заманча алымнар, операциядән соңгы катлаулануларны профилактикалау.
Алексей Песошин форумда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән сәламләде. Ул шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Конгрессның оештыру комитетына Казанда шундый мөһим чара үткәрергә карар иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Конгресска Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән (Россия, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь) югары дәрәҗәдәге белгечләр җыелды. Экспертлар һәм нотыкчылар сыйфатында танылган һәм тәҗрибәле хирурглар – үз тармагының әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясаячак. «Һәр катнашучы өчен бу һөнәри үсеш һәм профессиональ аралашуның уникаль мөмкинлеге", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасы Россия Хөкүмәте ярдәме һәм төбәкләрнең кертемнәре аркасында актив үсә. "Федераль һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысаларында инфраструктура - югары технологияле үзәкләр, алдынгы медицина оешмалары һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносы камилләштерелә. Медицина кадрларын әзерләүгә һәм аларның квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирәбез. Татарстан Республикасында медицина оешмалары, юнәлешле югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнашты", - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Казан хирургия мәктәбенең күптән билгеле булуын һәм хәзерге Татарстан хирургларының практикалары әлеге конгресс эше кысаларында да тәкъдим ителәчәген искәртте. Уңай нәтиҗәләрнең берсе - операциядән соң үлүчеләр саны кимү, бу гомуми үлүчеләр саны күрсәткечләренә һәм гомер озынлыгы артуга турыдан-туры йогынты ясый.
Алексей Песошин конгресста катнашучыларга конструктив диалог һәм нәтиҗәле эш теләде. Ул әлеге форумның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасын үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Шуны да искәртик: Конгресс кысаларында хирургия хезмәтенең торышы һәм үсеше, хирургия авыруларын һәм шешләрне профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау ысуллары, эндоскопик һәм аз инвазив тыкшынулар, бавыр трансплантациясе, бавыр, ашказаны асты бизе авырулары булган пациентларның тормыш сыйфатын яхшырту проблемалары буенча мөһим оештыру һәм клиник мәсьәләләрне карау планлаштырылган.