Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның 9 ае эчендә “Татефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.


Директорлар советы ятмаларны геологик өйрәнүдә һәм эшкәртүдә яңа технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат тыңланды. Алар арасына запасларны эзләү, разведкалау һәм разведкалап бетерү өлкәсендәге инновацион үсеш, запаслар белән максималь контакт тәэмин итә торган скважиналар конструкциясен төзү, эшкәртүнең җайга салуынучы системаларын булдыру, шулай ук яңа технологияләр куллану бәрабәренә нефть запасларын максималь колачлау һәм этеп чыгару керә.


Утырышта ярдәмче һәм бәйле җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре дә каралды. Хәзерге вакытта “Татефть” компанияләре төркеме бердәм хуҗалык итүче субъект булып тора, җитештерү күләменәрен һәм тотрыклы финанс нәтиҗәләрен тәэмин итә.


“Әлмәтнефть” НГЧИдә җитештерү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру эшләрен оештыру буенча фикер алышынды. Әлеге максатта Идарәдә идарә итү процессларын стандартлаштыру, профильле булмаган эшчәнлек төрләрен реструктуризацияләү һәм чыгару, технологик процессларны автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү буенча кайбер бурычлар куела.


Директорлар советында шулай ук "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International