Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаручы компанияләр ихтыяҗлары өчен коры төзелеш катнашмалары һәм бентонит балчык порошокларын җитештерүче “Баулюкс” компаниясе заводында булды. ТР Президентын "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов озата йөрде.
"Баулюкс" компаниясе Әлмәттәге заводында бур һәм тампонаж эремәләре өчен югары сыйфатлы бетонит балчыклы порошоклар, төрле куллану шартлары өчен махсус цементлар, химик реагентлар һәм башкалар чыгара. Предприятие продукциясе бөтен Россия буйлап нефть компанияләре тарафыннан алына. Шулай ук "Баулюкс" коры төзелеш катнашмаларын бетонит, гипс, цемент һәм полимерлар нигезендә ясый.
Бүген Рөстәм Миңнехановка җитештерү линияләрен күрсәттеләр, заводта кулланыла торган алдынгы технологияләр белән таныштырдылар. Татарстан Президенты предприятие дәрәҗәсен югары бәяләде һәм компания продкциясендә ихтыяҗ республикада гына түгел, ә аңардан читтә дә барлыгын искәртте.