Бүген Мәскәүнең "Манеж"ында «РФ субъекты» номинациясендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә һәм социаль проблемаларны хәл итүгә керткән өлешләре өчен «Без бергә» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләкләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүләкләү тантанасы - «Без бергә» халыкара гражданнар катнашу форумының төп вакыйгасы. Ул Мәскәүдә 5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр уза. Анда 40тан артык илдән 20 меңнән артык ихтыярый һәм активист кабул ителә.
Алексей Песошин Татарстан экспозициясендә булды һәм республикадан форумда катнашучылар белән очрашты. Ул ихтыярыйларга фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде, алар башкарган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Шулай ук Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» Яңа ел хәйрия гамәлендә катнашты. Татарстан Премьер-министры чыршыдан ике открытка алды. Әйтик, Казаннан Богдан робот турында хыяллана, ә Балтач шәһәр тибындагы бистәсеннән Айдан машина сораган.
Бүләкләрне тантанада РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды. Беренче урынны Белгород һәм Ростов өлкәләре бүлеште, икенче урында - Ленинград өлкәсе. Татарстан Республикасы өченче урынны яулады.