Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның Ватан Геройлары көне белән котлавы

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Ел саен 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көн илебезне яклап чыккан, шулай ук үз хезмәтләре белән җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең көчен, батырлыгын, какшамас рухын һәм каһарманлыгын гәүдәләндерә.

Без Ватан азатлыгы һәм иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнарны искә алабыз һәм аларның куркусыз батырлыклары алдында баш иябез. Безнең геройлар үз гамәлләре белән илһамландыра, алар намуслылык, гаделлек һәм патриотизм үрнәге булып хезмәт итә. Аларның актив гражданлык позициясе, үз идеалларына тугрылыгы киләчәк буыннар өчен әхлакый ориентир булып калачак.

Бүген безнең батыр ватандашларыбыз, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларыбызның данлы хәрби традицияләрен дәвам итеп, махсус хәрби операция уздыру зонасында Россия мәнфәгатьләрен яклыйлар.

Геройларга фидакарьлек, хезмәт сөючәнлек, эшкә тугрылык һәм Ватан хакына барысын да корбан итәргә әзер булулары өчен зур рәхмәт.

Илебездә тынычлык һәм чәчәк ату булсын, ә бердәмлек рухы безгә якты киләчәк төзергә ярдәм итсен. Чын күңелдән котлауларны һәм нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләкләрен кабул итегез!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International