Виталий Мутко "Казанның мактаулы гражданы" исеме белән бүләкләнде

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко "Казанның мактаулы гражданы" исеменә лаек булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. Тантана Казан Ратушасында "Россия-2018" Оешыру комитеты" АКО Советы утырышы алдыннан үткәрелде.

"Соңгы еллар дәвамында без Спорт министрлыгы белән бергә эшләдек. Министр Виталий Мутко үзе безнең проектны - Универсиада 2013 - тикшереп торды, - дип белдерде тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов. - Һәм безнең бердәм эшебезнең төп нәтиҗәсе - Уеннарны уңышлы үткәрү, бу Казанны яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрде".

ТР Президенты Виталий Муткога Универсиаданы әзерләү һәм уздырудагы эше өчен рәхмәт белдерде. "Сез оештыру комитетының рәис урынбасары булдыгыз, һәм миңа сезнең белән эшләү җиңел булды, сез һәрвакыт безгә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм иттегез", - дип мөрәҗәгать итте РФ спорт министрына Рөстәм Миңнеханов.

Ул Казанны алга таба эре спорт чаралары көтүен искәртте, аларны оештыруда шулай ук министр турыдан туры катнаша. Күптән түгел Виталий Мутко 2015 елда Казанда узачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионтының оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде, ә бүген ул 2018 елгы футбол буенча чемпионтаның оештыру комитеты Советы утырышында катнаша. 

Казан мэры Илсур Метшин да үз чиратында Виталий Мутконы бөтен шәһәр халкы исеменнән сәламләп, Казан шәһәре думасы Россиянең спорт министрын "Казанның мактаулы гражданы" исеме белән бүләкләнүе турында карар кылганы турында хәбәр итте.

Виталий Мутко, бүләкне алганда, Казанга яңадан килүенә шат икәнен әйтте. "Минем фикеремчә, Казандагы Универсиада - бүгенге Россиянең иң уңышлы проекты. Без бөтенебез - ил Президенты, Хөкүмәт, Татарстан җитәкчелеге - әлеге проектны уздырганда бердәм команда булдык", - дип белдерде РФ спорт министры.

"Универсиада вакытында шәһәрдә бердәмлек булды, бөтенесе бер хыял һәм бер максат белән яшәде. Миңа республика Президенты, шәһәр мэры, үз тәҗрибәсен Сочига тапшыручыдирекция белән эшләү бик ошады", - дип әйтте Виталий Мутко.

Ул Казанда яшәүчеләргә алга таба да зур яңа проектларны ашыруда уңышлар теләде.

Казанның мактаулы гражданы исеме белнә бирелә торган акчалата премиясен Виталий Мутко Казанның "Барс канатлары" коляскадагы инвалидларның баксетбол командасына бирергә карар кылды, ул аны команда капитаны Андрей Чугуновка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International