Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2024 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
«Конкурс номинантлары исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тәкъдимнәре нигезендә төзелде", - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.
Быел конкурс комиссиясе 102 тәкъдиа алган. "Конкурс турындагы нигезләмә шартларын һәм тапшырылган материалларның тулылыгын исәпкә алып, 2024 елда үз коллективлары белән бергә предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 89 предприятие һәм оешма җитәкчесе номинант булды. Нәкъ менә шулар арасыннан безгә тиешле номинацияләр буенча конкурс лауреатларын сайларга кирәк», - дип ассызыклады Алексей Песошин.
Конкурска йомгаклар 7 номинация буенча ясала: «Югары конкурентлык сәләте өчен», «Инвестиция активлыгы өчен», «Югары технологияле һәм фән сыйдырышлы җитештерүләрне үстергән өчен, инновация эшчәнлегендәге казанышлар өчен», «Югары социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен», «Кече (урта) бизнес предприятиесенә уңышлы идарә иткән өчен», «Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен»". «Ел җитәкчесе - 2024» конкурсы лауреаты исеменә кандидатуралар буенча тулырак мәгълүматны Татарстан вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде.
Белешмә өчен:
Ел саен үткәрелә торган «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2002 елда гамәлгә куелды. Конкурсны уздыру инициаторы - Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе. Конкурс эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын тәэмин итү, уңай тәҗрибә туплау һәм тарату максатларында үткәрелә.