Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Энгель Фәттахов: “Без мәктәпкәчә белем бирүне яңа дәрәҗәгә күтәрәбез”
2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Ата-аналарның балалар бакчалары өчен түләүдәге үзгәрешләр Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты үсү белән бер вакытта булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Энгель Фәттахов белдергәнчә, 2014 елның 1гыйнварыннан булачак ата-аналарның түләвендәге үзгәрешләр, “Мәгариф турында” 273-ФЗ яңа федераль законның эшли башлавы белән бәйле.
ТР мәгариф һәм фән министры түләүдәге үзгәрешләр турында сөйләде. Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары (педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итү). Бу чыгымнарны республика бюджеты түли. Коммуналь чыгымнарны – муниципаль бюджет түли. Өченче өлеше балаларны караган өчен ата-аналар түләгән акча. Бу чыгымнар составына - балаларны тукландыру, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре, медикаментлар өчен чыгымнар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары керә.
“Әлбәттә, ата-аналарның түләве артачак, әмма шул ук вакытта без мәктәпкәчә белем бирүне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкбез”,-дип ассызыклады ул. Аның сүзләренчә, республикада баланы ай дәвамында балалар бакчасына йөртүнең уртача бәясе якынча 9 мең тәшкил итә, ә ата-аналарның түләве уртача 1500 сум – калган өлешен республика һәм муниципаль бюджет түли.
Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, ата-аналар өчен компенсацияләр сакланачак – беренче балага 20% күләмендә, икенчесенә – 50%, өченчесенә һәм тагын калганнарына – 70%.
Ата-аналар түләвенең уртача күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнә.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министр урынбасары Наталья Бутаева белдергәнчә, 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме арту сәбәпле, балалы гаиләләргә өстәмә компенсация түләнәчәк.
Наталья Бутаева компенсациягә документларны рәсмиләштерү өчен, балалар бакчасы белән килешү, гаиләдәге барлык балаларның туу турында таныклыгы, гаиләдәге эшләүче әгъзаларның соңгы өч айлык керемнәре турында мәгълүмат, килешү төзегән ата-ананың исәп-хисап счеты номеры кирәклеген хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында - http://mon.tatarstan.ru/rusroditelskaya plata.htm,
ТР мәгариф идарәсе муниципаль органнары сайтында һәм мәктәпкәчә оешмалар сайтында бу үзгәрешләр турында материаллар урнаштырылган.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз