Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие иске обряд чиркәве предстоятеле, Мәскәү һәм Бөтен Русь митрополиты Корнилий белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Рус православие иске обряд чиркәвенең Казан һәм Нократ епископы Ефимий катнаштылар.
Очрашуда катнашучылар республика җитәкчелеге һәм Рус православие иске обряд чиркәве арасындагы багланышлар мөмкинлеге турында сөйләштеләр.