Ләйлә Фазлыева: Гаилә елы тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итү дәвам итә

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма төбәктә гаиләләргә ярдәм итүгә һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

"Бүген без Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына якынча нәтиҗәләр ясыйбыз. Гаилә - дәүләтнең, илебезнең нигезе. Бу ел Россиягә хас булган традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелде", - диде Ләйлә Фазлыева. Быел республикада меңнән артык чара уздырылды. Массакүләм мәгълүмат чараларында 12 меңнән артык материал бастырылган, алар барысы да гаилә кыйммәтләренә һәм гаилә сәясәтенә багышланган.

"Гаилә елына йомгак ясау 22 декабрьдә ТНВда телемарафон режимында узачак. 12 сәгать дәвамында — иртәнге 9дан кичке 21 сәгатькә кадәр – безнең хезмәттәшләребез Татарстан гаиләләре турында сөйләячәк", - дип өстәде Фазлыева.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ел дәвамында МХОдә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде. Аларның барлык сораулары оператив режимда хәл ителә. «Ел тәмамлана, әмма киләсе елларда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эше гаиләгә, аналарга һәм балаларга, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә бәйле булачак», — дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Гаилә елында Татарстанда аерылышучылар саны 7,4%ка кимегән, унбер айда 32,3 меңнән артык сабый дөньяга килгән. Бу хакта бүген брифингта ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте. "Без никахны өзү актлары санының узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,4%ка кимүен күзәтәбез. Аерылышу турында 12 меңгә якын акт теркәлгән. Унбер ай эчендә Татарстанда 32 359 бала дөньяга килгән, шул исәптән 15,4 мең кыз, ягъни гомуми санның 48%ы, һәм 16,8 мең малай (52%)», — дип сөйләде ул.

Эльвира Әхмәтова мәгълүматларына караганда, ана булуның актив яше 25-29 яшь тәшкил итә, аналарның 29%ы шушы яшьләрдә бала таба. Әти булуның актив яше 30-34 яшь тәшкил итә, аңа балалар тууларының 28%ы туры килә. Быел 280 игезәк һәм бер өч игезәк дөньяга килгән. Татарстанда күп балалылык статистикасы уңай, гаиләләрдә дүртенче һәм аннан соңгы балалар туу саны арта, дип билгеләп үтте Эльвира Әхмәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International