Рөстәм Миңнеханов: “Казаноргсинтез” ААҖ безнең республика горурлыгы

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

“Казаноргсинтез” ААҖ – ул безнең республика горурлыгы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиегә нигез салынуга 55 ел һәм беренче продукция чыгарылганга 50 ел тулуга багышланган чарада белдерде.

Тантаналы чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

55 ел элек республикада завод төзелеше турында карар кабул ителгәч, яңа комплекс барлыкка килде, бүген ул илдә әйдәп баручы нефть химиясе предприятиеләренең берсе, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. “Казаноргсинтез” ААҖ – ул безнең республика горурлыгы, дип әйтте ТР Президенты. – Предприятие төрле авыр чорлар кичерде, эшне башлап җибәрү дәверен, катлаулы 90нчы елларны. Ләкин производство сакланды”.

Рөстәм Миңнеханов производство ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдерде.

“Казаноргсинтез” ААҖ стратегик партнеры – “ТАИФ” компанияләре төркеме килүгә, ул илдә заманча предприятиеләрнең берсе булып үсеш алды. Бу үсешнең бары тик беренче этабы гына, әле икенчесе дә булачак, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. “Казаноргсинтез” алдына куелган барлык бурычларны да үти ала дип ышанам, - диде ул. – Предприятиенең җитештерү, матди, иң мөһиме – кадрлар базасы иң заманча таләпләргә туры килә”.

Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм республика икътисадына үз өлешен кертүче һәр хезмәткәргә, башкарма дирекциягә, “Казаноргсинтез” ААҖ директорлар советына һәм баш акционер – “ТАИФ” ААҖ нә рәхмәт белдерде.

“Мондый динамик команда белән эшләү күңелле, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Сезнең барлык башлангычларыгызда республика җитәкчелеге ярдәм итәчәк. Сезнең иминлек – ул республика иминлеге. Бүген “Казаноргсинтез” Татарстанның әйдәп баручы бюджет предприятиеләре бишлегенә керә. Бу социаль юнәлеш алып баручы предприятие. Барысы өчен дә зур рәхмәт”.

Рөстәм Миңнеханов предприятие хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тантаналы чара концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International