Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2024» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Ел саен үткәрелә торган «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2002 елда гамәлгә куелган иде. Конкурсны уздыру инициаторы - Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе. Конкурс эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын тәэмин итү, уңай тәҗрибә туплау һәм тарату максатларында үткәрелә.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре, шулай ук узып баручы елның төп вакыйгалары турында сөйләде. Аларның иң мөһиме БРИКС саммиты булды.
"Бүген безнең барыбыз өчен дә төп чакыру - махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау. Бөтен ил Җиңүне тәэмин итү өчен мобилизацияләнә. Без бергәләп хәрби хезмәткәрләргә, МХО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез, хәрби частьләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтәбез. Сезгә бу эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Рәисе чарада катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, солдат һәм офицерларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү әһәмиятен, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исәпкә алып, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. "Бу безгә барлык планлаштырылган чараларны лаеклы уздыру, Ватаныбызны саклаучыларга тиешле хөрмәт күрсәтү җаваплылыгын йөкли. Һәр Бөек Ватан сугышы ветеранын, ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шулай ук аларның гаиләләрен кайгырту һәм аларга игътибарлы булу мөһим. Бу мәсьәләдә дә сезнең ярдәмгә өметләнәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул республика предприятиеләренең киләчәктә тотрыклы һәм сыйфатлы эшләвенең мөһимлеген һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүне билгеләп үтте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Конкурс лауреатларына дипломнарны һәм күкрәк тамгаларын Алексей Песошин тапшырды. Ул директорлар корпусының Татарстанның социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә керткән өлешен югары бәяләде.
Быел конкурс комиссиясе 102 рекомендация алган. Конкурс турындагы нигезләмә шартларын һәм тапшырылган материалларның тулылыгын исәпкә алып, 2024 елда үз коллективлары белән бергә предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 89 предприятие һәм оешма җитәкчесе номинант булды.
Конкурс комиссиясе карары нигезендә "Ел җитәкчесе-2024" конкурсы лауреатлары түбәндәгеләр:
«Югары конкурентлык сәләте өчен" номинациясендә:
Григорьев Владимир Сергеевич - "Татнефть" төркеменең «Ваклап сату челтәре" бизнес-юнәлеше җитәкчесе; Кожевников Андрей Михайлович - «Кориб" Сәүдә Йорты ҖЧҖ директоры (Чаллы шәһәре); Филиппов Александр Николаевич - «Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры;
«Инвестиция активлыгы өчен" номинациясендә:
Калачев Александр Владимирович - «Тулпар Интерьеры Инжиниринг Дизайн» ҖЧҖ генераль директоры (Лаеш муниципаль районы); Гонцов Павел Игоревич - «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры; Яковлев Николай Юрьевич« "Казан вертолетлар заводы" АҖ генераль директоры;
«Югары технологияле һәм фән сыйдырышлы җитештерүләрне үстергән өчен, инновация эшчәнлегендәге казанышлары өчен» номинациясендә:
Желонкин Ярослав Олегович - «ФЕРРИ ВАТТ» ҖЧҖ генераль директоры (Казан шәһәре); Сәгъдиев Илнур Илдар улы - "Казан компрессор машиналары төзү заводы" АҖ идарәче директоры; Вагыйзов Руслан Хәлим улы - «ДжиДиСи Сервисез» ҖЧҖ (АйСиЭл компанияләр төркеме) генераль директоры (Лаеш муниципаль районы);
«Югары социаль җаваплылык өчен» номинациясендә:
Нигъмәтулин Руслан Равис улы - «Далини" Сәүдә Йорты ҖЧҖ генераль директоры (Чаллы шәһәре); Натечкина Наталия Валерьевна - В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең «Татнефть-Забота» структур бүлекчәсе җитәкчесе; Яһудин Шамил Габделхәй улы - «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры (Нурлат муниципаль районы);
«Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен" номинациясендә:
Хөсәенов Нәфыйк Факил улы - «Вахитово» ҖЧҖ генераль директоры (Кукмара муниципаль районы) Мирсияпов Ришат Рәшид улы - «ТатАИСЭнерго» ҖЧҖ директоры (Казан шәһәре); Глазков Андрей Александрович - В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең персонал белән эшләү идарәсе башлыгы;
«Кече - урта бизнес предприятиесенә уңышлы идарә иткән өчен» номинациясендә:
Гарипов Рамил Рәшит улы - «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе (Саба муниципаль районы); Пановская Елена Сергеевна - «Татдорпроект" институты" АҖ генераль директоры (Казан шәһәре); Заһидуллина Гөлшат Альберт кызы - «ТАТЛИФТ» ҖЧҖ генераль директоры (Зеленодольск шәһәре);
«Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен» номинациясендә:
Шәвәлиев Илдар Рамил улы - «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең цифрлы трансформация үзәге директоры; Звездин Евгений Юрьевич - В.Д. Шашин исемендәге«Татнефть» ГАҖ генераль директорының Цифрлы үсеш буенча урынбасары; Чернышов Владимир Анатольевич - «ТаграС-ТрансСервис» ҖЧҖ директоры (Әлмәт шәһәре).
Конкурс йомгаклары буенча истәлек китабы басылып чыгачак, ул республика һәм муниципаль органнарга, Милли китапханәгә, Татарстан Республикасы Дәүләт архивына җибәрелә, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырыла.