Татарстан Республикасында федераль һәм республика программалары буенча барлык капиталь ремонт объектлары төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау тармагында бу атнага 138 объект ремонтланган. Соңгы 7 объектны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә – Казанда, Чирмешән, Алабуга, Саба районнарында берәр, Түбән Кама районында өчәр - стационарларны ремонтлау республика программасы тәмам. Ел йомгаклары буенча республиканың 15 муниципалитетында 30 объект ремонтланган.
Яшьләр сәясәте тармагында барлык 28 объектта да эшләр төгәлләнгән. Шулай итеп, быелгы лимитлар буенча эшләр тәмамлану белән Чүпрәле районындагы ике объектта һәм Казанда 6 яшьләр үзәгендә ремонт программалары тәмам. Узган ике атнада подрядчылар агымдагы ел лимитлары кысаларында Анапа һәм Менделеевск районындагы соңгы ике лагерьда эшләрне төгәлләгәннәр, шулай итеп 9 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау программасы тәмамланган. Соңгы объектны файдалануга тапшыру белән Казанда 6 яшүсмерләр клубында ремонт программасы төгәлләнгән. Шулай ук 5 психологик-педагогик ярдәм үзәгендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Бу атнада подрядчылар Чистай, Зеленодольск һәм Зәй районнарында соңгы өч объектны тапшырганнар.
«Мәдәният» тармагындагы барлык 24 объект ремонтланган. Быелгы лимитлар кысаларында 19 мәдәният учреждениесендә ремонт программасы тәмам (соңгы объект - Казандагы Яшь тамашачы театры буенча эшләр тәмамланган («Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында).
Республика программаларына килгәндә, Лениногорск, Алексеевск һәм Сарман районнарында 18 хәрби комиссариат өч объектны сафка бастырган. Казандагы соңгы объектта эшләр тәмамланган - җәмәгать судьяларының ике бинасын ремонтлау программасы буенча.
Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Подряд оешмалары соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган 4 муниципалитеттагы 7 объектны да кертеп, барлык 748 йорт буенча эшләрне төгәлләгәннәр.
Бүгенгә торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан киләсе ел программасы буенча электрон аукционнар үткәрү эше оештырылган. Озын ял көннәрендә торак-коммуналь хуҗалыкның бурычы - барлык тормыш тәэмин итү системаларының авариясез эшләвен тәэмин итү, диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Мөрәҗәгатьләргә һәм мөмкин булган аварияләргә оператив җавап бирү өчен Министрлыкта диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшләве оештырыла (тел.231-14-10), ул авария хәлләренә даими мониторинг ясый һәм аларны бетерә.
Оператив мәгълүмат алу һәм аварияләрне бетерүгә бәйле нинди дә булса проблемаларны хәл итү өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең оператив кизүчесе, җирле үзидарә органнары һәм коммуналь оешмалар белән хезмәттәшлек оештырылган.
"Бәйрәмнәрдә күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә, түбәләрдән карны чистартуга, ишегалды территорияләрен җыештыруга, шулай ук чүп-чарны вакытында чыгаруга аерым игътибар бирергә кирәк", - диде Марат Айзатуллин.
Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларыннан тыш, «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе әзерлек режимына китерелгән, аның базасында материалларның һәм җайланмаларның авария-техник запасы булдырылган.