Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2025 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте

2025 елның 11 гыйнвары, шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында традицион республика киңәшмәсе уздырды. 2025 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Ил Президентының май Указлары нигезендә быелдан яңа илкүләм проектлар үз көченә керә. Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк, алар кысаларында 16 млрд сумлык 343 объектны төзү һәм ремонтлау мониторингы булачак. Профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык килешүләр дә төзелгән.

"Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проекты кысаларында финанслау лимиты 3,2 млрд сум булган "Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү" федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Моннан тыш, агымдагы елда республика бюджетыннан 10 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, алар коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

51 объект «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проектына керә. Бу парклар һәм скверлар, аларның 7се Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче дип табылды. Тагын 10 объект республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк. Шулай итеп, барлыгы 61 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла.

«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча «Россия суы» федераль проекты кысаларында агымдагы елга 1 млрд сум лимит белән Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына 189 объект керә, алар «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бу - 151 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау. 38 төзелеш объектының икесе гомуми практика табиблары офисы, икесе поликлиника һәм 34е ФАП. Тагын 13 ФАП республика программасы буенча төзеләчәк.

"Гаилә" илкүләм проектында 12 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар өч федераль проектка керә: Яшел Үзән районында «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзүне дәвам итү.

«Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында ике балалар бакчасы төзү, шулай ук ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясау. Моннан тыш, республика программасы кысаларында 9 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты буенча ике китапханә, бер музей, ике авыл мәдәният йорты, бер театр һәм балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачак. Шулай ук аларга республика программасы буенча 17 мәдәният объекты һәм ике балалар сәнгать мәктәбе өстәлә.

2025 елга «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты паспорты белән «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында 12 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу 2 мәктәп төзелеше һәм 10 мәктәпкә капиталь ремонт ясау. Тагын егерме бер мәктәп республика программасы кысаларында ремонтланачак.

Ике объект «Проффесионалитет» федераль проекты кысаларында каралган. Бу бер көллияткә (республика программасы буенча тагын 7 ресурс үзәге) һәм бер тулай торакка (республика программасы буенча тагын өч тулай торакка) капиталь ремонт ясау.

«Россия - мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында Казанда Химиклар мәдәният сарае базасында яшьләр үзәген ремонтлау планлаштырыла. Тагын 7 яшьләр үзәген ремонтлау республика программасы буенча каралган.

2025 елга «Кадрлар» илкүләм проекты паспорты «Хезмәт базарына идарә итү» федераль проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итүнең 50 үзәгенә капиталь ремонт ясауны үз эченә ала. Алга таба дәүләт программалары буенча.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасына быел 21 объект кертелгән. Шулардан «Авыл территорияләренең хәзерге кыяфәте» федераль проекты буенча 8 муниципалитетта 12 социаль объект төзү һәм ремонтлау планлаштырылган. Шуларның 6сы мәгариф тармагы буенча, 3се - КФҮ, һәм берсе сәламәтлек саклау, яшьләр һәм мәдәният өлкәләрендә. Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында югары тизлекле интернет линияләре төзү һәм Буа, Саба, Минзәлә һәм Әгерҗе районнарында 5 инженерлык челтәре объекты төзү.

«Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм йорт биләмәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» федераль проекты буенча Лаеш, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында компакт торак төзелеше өчен 3 мәйданчык комплекслы төзекләндереләчәк. «Су басудан һәм башка тискәре йогынтылардан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында Биектау районының Шуман авылында гидротехник корылмага капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Тагын егерме бер объект республика өлешенә керә.

«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Бизнес-спринт» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында «акыллы» спорт мәйданчыклары булдыру өчен җайланмалар сатып алына һәм «Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Казанда футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә.

«Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы буенча Казанда Боратынский исемендәге музейны ремонтлау планлаштырыла.

Быел 48 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Гомуми финанс лимиты якынча 73 млрд сум тәшкил итә. Бу акчаларга якынча 3 мең объект төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла. 4 программа - торак төзелеше өлкәсендә. 2025 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план - 3 млн 260 мең квадрат метр.

Муниципаль берәмлекләр буенча 2025 елга план төзелгән һәм расланган. Шулардан: 1 млн 416 мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 683 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 162 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырылачак. Узган елдагы кебек үк, аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. 2025 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруда 42 муниципаль берәмлек катнаша. Программага гомуми мәйданы 4 млн 634 мең квадрат метр булган 715 күп фатирлы йорт кертелгән. Программаны финанслау күләме - 7 млрд 341 млн сум.

«Безнең ишегалды» программасының лимиты быел гадәттәгечә 10 млрд сум тәшкил итә. 16 муниципалитетта 679 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Алга таба - республика Хөкүмәте күрсәтмәләре белән расланган 37 программа буенча мәгълүмат. Алар буенча профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән эш узган ел төгәлләнгән.

Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 4 капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылачак, алар 4 млрд 699 млн сумлык гомуми лимит белән 198 объектны үз эченә ала. Бирегә һөнәри белем бирү оешмаларының 3 тулай торагы, 114 мәктәпкәчә һәм урта белем бирү объекты, 7 ресурс үзәге һәм 74 азык-төлек блогы кергән. Шулай ук 44 объектны үз эченә алган 4 программа

Яшьләр эшләре министрлыгы аша 2 млрд 200 млн сумлык гомуми лимит белән гамәлгә ашырылачак. Бу 21 балаларны савыктыру лагерен, 10 яшьләр үзәген, 4 яшүсмерләр клубын һәм 9 психологик-педагогик ярдәм үзәге бинасын капиталь ремонтлау һәм төзү.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 125 млн сумлык 18 объекты ремонтлау һәм төзү. Бу 5 ветеринария берләшмәсе бинасына, 5 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына, Казанда «Россельхозцентр» бинасына капиталь ремонт ясау һәм 7 комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзү.

Сәламәтлек саклау министрлыгының өч программасы бар, алар буенча 3 млрд 267 млн сумлык 89 объект төзү һәм ремонтлау каралган.

Спорт министрлыгының 1 млрд 351 млн сумлык ике программасы бар, алар 43 капиталь ремонт һәм төзелеш объектын үз эченә ала.

Шулай ук Мәдәният министрлыгының ике программасы бар - 650 млн сумлык 19 объектны ремонтлау һәм төзү. Бер программа буенча Социаль яклау министрлыгында (гомуми лимиты 150 млн сум булган 31 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасын ремонтлау), Юстиция министрлыгында (җәмәгать судьяларының 2 бинасын ремонтлау) гомуми лимиты 50 млн сум булган), Экология министрлыгы (язгы ташу чорында суларның тискәре йогынтысын булдырмау, халыкны һәм инфраструктура объектларын яклау чараларын гамәлгә ашыру, гомуми лимиты 300 млн сум булган 21 объект буенча), Урман хуҗалыгы министрлыгы (гомуми лимиты 70 млн сум булган урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының 9 административ бинасын ремонтлау). Архив эше буенча дәүләт комитеты - муниципаль архивларның гомуми лимиты 50 млн сум булган 2 бүлмәсен ремонтлау.

Муниципаль берәмлекләр советы - җирлекләрнең 26 башкарма комитеты бинасын төзү һәм ремонтлау, аларның гомуми лимиты 200 млн сум. Росгвардия идарәсе - гомуми лимиты 100 млн сум булган ведомство буйсынуындагы 7 бинаны ремонтлау.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - гомуми лимиты 500 млн сум булган ведомство буйсынуындагы 10 бинаны төзү һәм капиталь ремонтлау. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ - 387 млн сумлык гомуми лимит белән 30 бинага капиталь ремонт ясау. Һәм гомуми лимит 500 млн сум булган 18 хәрби комиссариат бинасын ремонтлау.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы буенча - инженерлык инфраструктурасын төзү һәм яңарту, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү буенча 13,5 млрд сумлык 8 программа һәм җәмәгать киңлекләре буенча республика өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International