Рөстәм Миңнеханов Прованс регионы президенты белән очрашты

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүдә узучы “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Прованс – Альп - Лазурь яр француз регионының региональ советы президенты Мишель Возель белән очрашты. Республика стенды янында узган әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Россия инновацион регионнары ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашты.

Мишель Возельне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, алар элек Мәскәүдә февраль аенда очрашканнар иде, Россия һәм Франция президентлары барында ике регион арасында ниятләр турында декларациягә һәм Прованс белән Россия инновацион регионнары ассоциациясе арасындагы үзара хезмәттәшлек турындагы декларациягә имза салынган иде. Аннан да элегрәк, 2012 елның декабрендә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Франциягә һәм Прованс - Альп – Лазурь яр регионына визит белән барган иде. Якын көннәрдә француз регионы делегациясе Татарстанга киләчәк, әмма, бүген Мишель Возель хәбәр иткәнчә, ул делегация составында булмаячак. Рөстәм Миңнеханов М.Возельне киләсе елның җәендә республикага килергә чакырды.

"Безнең багланышларны активлаштырасы иде, аларны конкрет нәрсәләргә күчерәсе иде,- диде Татарстан Президенты, Мишель Возельга мөрәҗәгать итеп. – Безнең үзара мәнфәгатьләр спектры бик киң. Бу – энергетика, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, кунакханә бизнесы,мәгариф".

Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инновацион өлкәдә. "Безнең яңа проектлар - Иннополис, "Смарт Сити Казан" – консультацияләргә мохтаҗ. Нәтиҗәдә безнең тәҗрибә, безнең багланышлар Россия инновацион регионнары ассоциациясе аша башка регионнарга да таралыр иде", - диде Татарстан Президенты.

Прованс - Альп – Лазурь яр француз регионының региональ советы президенты Мишель Возель үз чиратында хезмәттәшлекне аерым юнәлешләр буенча конкрет проектларда башларга кирәк, дип белдерде. Француз регионы авиатөзелештә көчле – монда вертолетлар чыгару буенча эре завод урнашкан. Татарстан белән Прованс хезмәттәшлегенең тагын ике юнәлеше - фотоника һәм мәгълүматлаштыруда, сәламәтлек саклауда югары технологияләр.

"Без регионнарыбыз һәм илләребез арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту буенча эш алып барачакбыз, - дип мөрәҗәгать итте Мишель Возель Рөстәм Миңнехановка. – Сез Россия инновацион регионнары ассоциациясен җитәкләгәнгә күрә, без Россиянең берничә регионы белән берьюлы хезмәттәшлек итә алабыз".

Ул Татарстан Президентын үз регионына чакырды, регионның сәламәтлек саклау, микроэлектроника әйдәүче предприятиеләре эшчәнлеге белән танышу өчен, ИТЕР атом төш синтезын тикшерү буенча халыкара үзәктә, вертолетлар заводында булу өчен үзләренә килергә чакырды.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Мишель Возель тагын бер кабат Татарстан белән Прованс - Альп – Лазурь яр регионы арасындагы хезмәттәшлек белән кызыксынуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International