Рөстәм Миңнеханов "Ачык инновацияләр" форумында катнаша

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Ачык инвестицияләр" халыкара форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин бар.

Форумның күргәзмә экспозициясе кысаларында Татарстан стендында республиканың инфраструктур проектлары тәкъдир ителә - Иннополис, Чистай индустриаль паркы, ИТ-парк, Наноүлчәмле технологияләр үзәге, "Смарт Сити Казан", республикада оештырылучы региональ инжиниринг үзәкләре, шулай ук Татарстанның берничә инновацион проекты турында мәгълүмат.

Стендта Рөстәм Миңнехановка "Эйдос" компаниясенең медицина тренажерының үрнәген, IPG Photonics компаниясенең җепсел лазерлар нигезендәге металл эшкәртү буенча лазер станокларын күрсәттеләр. Татарстан Президентына "Эйдос" компаниясенең иң яңа эшләнмәсен - ярдәмсез үзе металл эшкәртү штампларының хәлен анализлаучы һәм аларны лазер ярдәмендә төзәтү өчен программа эшләүче робот та күрсәтеләр. Әгәр дә әлеге вакытта "КАМАЗ" заводында эре штампларны төзәтү өчен ике ай вакыт кирәк булса, ә кече штампларны бөтенләй төзәтмичә ташлыйлар гына, металлны лазер эшкәртү белән автоматлаштырылган системаны бергә куллану теләсә нинди штампны төзәтү вакыты берничә сәгатькә генә калачак. 

Шулай ук форумның күргәзмә экспозициясендә Татарстан Президенты Иннополис проектының стендын да карап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International