Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2013 нче елнң 12 нче декабрендә “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия һәм Европа венчур индустриясе, Россия һәм төбәк инвестиция фондлары вәкилләре катнашында уза.
Белешмә өчен:
“Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” конкурсының максаты – Татарстан Республикасының инновацион потенциалын күтәрү.
Конкурсның бурычлары: яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка җәлеп итү; фәнни-техник өлкәдәге белгечләрнең интеллектуаль казанышларын пропагандалау; Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләрнең интеллектуаль потенциалын төбәкнең фәнни-техник һәм социаль-икътисади бурычларын хәл итүдә файдалануга булышлык итү.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.