Татарстанда булдырыла торган Иннополис IT-шәһәре, бөтен илдән сәләтле белгечләрне җәлеп итеп, Россиядә IT-тармагы үсешенең төп үзәге булачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инновацион үсеш форумы кысаларында панель дискуссиядәге чыгышында белдерде.
Панель дискуссиянең темасы T-экосистеманы булдыру булды. Рөстәм Миңнеханов республиканың ничек инновацион технологияләрне үстерә башлавы турында сөйләде. ТР Президенты сүзләренчә, иң элек дәүләт идарәсе системасын тагын да оперативрак һәм ачыграк итәргә омтылу моңа этәргеч булды. “Үз вакытында без Николай Никифоров белән гаджетлар алдындагы куркуны җиңер өчен юллар эзли башладык. Һәм без әлеге юлны уза алдык”, - диде Р.Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, күп кенә яшьләр IT-өлкәдә компетенцияләре кирәк булмавын сизгәнгә илдән китәләр. "Дөреслектә, безгә әлеге кешеләр, аларның сәләтләре бик кирәк. Без IT-паркларны һәм Иннополисны нәкъ менә алар өчен төзибез”, - дип ассызыклады ул.
Ул республикада, IT-белгечләр үз белемнәрен куллана алсын өчен, IT-парк булдырылганын, аны тиз арада резидентлар белән тутырып булганын сөйләде. Нәтиҗәдә Яр Чаллыда шундый ук икенче мәйданчык барлыкка килде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге вакытта Россиядә IT-тармакның чын үзәге юк һәм аны булдырыр өчен, республика Иннополис проектын башлап җибәргән.
Рөстәм Миңнеханов Иннополис проектын тормышка ашыру турында хәбәр итте - яңа шәһәр мәйданчыгында технопарк, университет, торак йортлар төзелә. Республика университетны булдыру эшендә “Карнеги Меллон” Америка университеты белән багланышта эшли.
“Ышанам ки, бөтен Россия масштабында әлеге яңа мәйданчыкка ихтыяҗ булачак”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов панель дискуссия барышында булачак IT-шәһәр турында тулырак сөйләде.