Россия төбәкләрендә инновацион икътисадны булдыру һәм үстерү өчен, төбәк һәм федераль хакимиятләр ягыннан җитди ярдәм кирәк. Модый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ачык инновацияләр” халыкара форумы кысаларында узган түгәрәк өстәл вакытындагы чыгышында белдерде. “Россия төбәкләре: глобаль икътисадта конкуренциягә сәләтне ничек саклап калырга” түгәрәк өстәле эшендә “Роснано” ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, РФ субъектлары җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, экспертлар катнашты.
Новосибирск, Томск, Калуга өлкәләре губернаторлары регионнарның конкрет нинди өстенлекләре булганы турында сөйләделәр. Внешэкономбанк рәисенең урынбасары Михаил Копейкин үз чыгышында Татарстанны ВЭБ белән ашырыла торган проектлар күләме буенча лидер дип атады.
Рөстәм Миңнеханов, Россия Инновацион регионнар ассоциациясе Советы рәисе буларак, Россия төбәкләренә үзара хезмәттәшлек итәргә яки үзара көндәшлек алып барырга кирәкме дигән сорауга җавап бирде. Татарстан Президенты фикеренчә, РФ субъектлары арасындагы күп кенә элемтәләр Советлар Союзы вакытында ук булдырылган һәм аларны җимерү мәгънәсез.
Ул шулай ук төбәкара сәүдә товар әйләнешенең мөһимлеген ассызыклап үтте. “Үз продуктыңны алга җибәрү, яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары булдыру – һәр губернаторның бурычы”, - дип ышана Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Россия Инновацион регионнар ассоциациясе, РФ субъектлары үсеш тәҗрибәсе белән алыша алсын өчен, булдырылды. Шулай ук берничә төбәкнең консолидацияләнгән позициясе аңа федераль дәрәҗәдә әһәмият өсти. “Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе безгә идеяләребезне федераль дәрәҗәдә алга этәрергә ярдәм итә”, - дип саный ТР Президенты.
“Регионнарда җитди ярдәмнән башка инновацион икътисадны төзеп булмый, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Инфраструктураны булдыру, мәгарифне үстерү бик күп финанслар таләп итә. Шуңа күрә без әлеге эшне федераль үзәк белән бергә уздырырга тиеш”.