Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин таможня хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Хөрмәтле таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара таможня хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Беренче тапкыр халыкара таможня хезмәткәрләре көнен 1983 елда, Бөтендөнья таможня оешмасына 30 ел тулганда билгеләп үттеләр.

Әлеге бәйрәмнең статусы таможня хезмәтенең Туган илендә дә, чит илләрдә дә ныклы традицияләргә һәм күптәнге тарихка ия булуы турында сөйли.

Шунысы куанычлы: таможня хезмәте, илкүләм иминлекне һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен ныгытуда һаман да мөһим роль уйный.

Төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү күп очракта таможня хезмәтенең сыйфатлы һәм оператив эшенә, алдынгы таможня технологияләрен, товар әйләнешен тизләтү өчен кирәкле яңа эш рәвешләрен һәм ысулларын куллануга бәйле.

Хәзерге заман икътисадый вәзгыять таможня хезмәткәрләре алдына катлаулы бурычлар куя һәм аларны хәл итү өчен киеренке хезмәт, югары җаваплылык, намуслылык һәм фидакарьлек таләп итә.

Сезнең намуслы хезмәтегез ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International