Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Боршод-Абауй-Земплен өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе белән очрашты

2013 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Боршод-Абауй-Земплен өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе, Венгриянең Дәүләт Җыелышы депутаты Роланд Менди белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Роланд Менди хәбәр иткәнчә, бу аның Татарстанга беренче мәртәбә килүе. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Роланд Менди әфәнденең республикага визитыннан уңай тәэсирләр генә калыр дигән өметен белдерде.

Яклар Татарстан һәм Боршод-Абауй-Земплен өлкәсенең потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләре турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар фикеренчә, багланышлар өчен мәгариф, аерым алганда, вузара алышу, шулай ук химия һәм нефть химиясе өлкәсе, мәгълүматлаштыру технологияләре кызыклы булырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Боршод-Абауй-Земплен өлкәсе белән хезмәттәшлеккә әзер икәнен белдерде.

Венгриянең Боршод-Абауй-Земплен өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисеРоланд Менди җитәкчелегендәге делегация Татарстан республикасына эш визиты белән килде. Кичә, 2013 елның 31 октябрендә, делегация вәкилләре Казан Федераль университетында булдылар (КФУ).  

Якын арада Венгриягә җавап визиты өчен Татарстан делегациясе составы формалаштырылачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International