Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марат Әхмәтов: “Октябрьдә Татарстанның кайбер районнарында сөт җитештерүнең кимүенә юл куелган”
2013 елның 2 ноябре, шимбә
Татарстан Республикасында185 мең т шикәр җитештерү көтелә, бүгенге көнгә 80 мең т продукция җитештерелгән инде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Гомумән республикада шикәр чөгендеренең тулай җыемы 2 млн.т тәшкил итәчәк, якынча 2 мең гектарны җыеп аласы калды, дип ачыклык кертте Марат Әхмәтов. Иң “шикәр”ле районнар булып Буа һәм Зәй районнары санала.
Көнбагыш уңышы быел 13,9 ц/га тәшкил итә, бүгенге көнгә 34 мең га суктырылган (42%).
Татарстан Республикасында туфрак эшкәртү эшләре бара, бүгенгә 1,750 млн. га эшкәртелгән, бу 84% тәшкил итә,-дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
Терлекчелектәге, шул исәптән сөтчелектәге хәлләр турында җентекләбрәк сөйләде.Министр сүзләренчә, октябрьдә кайбер районнарда сөт җитештерүнең кимүенә юл куелган. Ул муниципаль район башлыкларын һәм инвестиция компанияләренең җитәкчеләрен бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды. Инвестиция компанияләреннән сөт җитештерү күрсәткечләре “Ак Барс”, “Агросила”, “Просто молоко” холдинг компанияләре хуҗалыкларында кимегән.
1 кг товарлыклы сөт өчен субсидияләргә килгәндә, Марат Әхмәтов искәрткәнчә, 2014 нче елда субсидияне сөт производствосын кимендә үткән ел күләме кадәр сөт белән тәэмин итүчеләр алачак.
Министр савымчыларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә чакырды. Сыер савучыларның хезмәт хакы аларның эшләре өчен стимул булырга тиеш, бигрәктә бүген сөт сатып алуның бәясе 1,5-2 тапкыр арткан вакытта.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, киләсе елда саву җиһазларын бик күп күләмдә яңарту көтелә.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз