Алексей Песошин: Бөгелмә районы республиканың көньяк-көнчыгышында эре сәнәгать, мәдәни һәм фәнни үзәк булып тора

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районы республиканың көньяк-көнчыгышында күп тармаклы эре сәнәгать, мәдәни һәм фәнни үзәк булып тора. Бу хакта бүген Бөгелмә районы Советының йомгаклау сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үтте.

Утырыш башланыр алдыннан республика Хөкүмәте башлыгы җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен карады, шулай ук МХОдә катнашучылар һәм аларның якыннары белән аралашты.
Район башлыгы Линар Закиров үзенең хисап нотыгында тулаем территориаль продукт күләме 100 млрд сумнан артык булуын хәбәр итте. Бюджетны барлыкка китерүче предприятие - «ТНГ-Групп» нефть сервисы компаниясе. 2024 ел нәтиҗәләре буенча башкарылган эшләр күләме 21 млрд сумнан артык тәшкил итә.
Бөгелмә районында үзләре җитештергән товарлар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 42 млрд сумга җиткән. Сәнәгать җитештерүе индексы - 91,3%. 2024 елда инвестицияләрнең гомуми күләме 7,5 млрд сумга тиң.
Шәхси эшкуарларны да кертеп, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны, үзмәшгульләрне исәпкә алып, 15 меңнән артык кеше тәшкил итә. Маркетплейсларда үз продукциясен 775 вәкил сата.
Икътисад үсешенең төп тармакларыннан берсе - авыл хуҗалыгы. Бу сектор, үзенчәлекле климат шартларына карамастан, ышанычлы үсеш күрсәтә. 2024 елда АСК өлкәсе товар җитештерүчеләренең продукция күләмен арттыруга ирешелгән. Бу күрсәткеч 64% үсеш белән 5 млрд сумнан артык тәшкил итә. Сөт җитештерү күләмнәрендә тотрыклы үсеш күзәтелә: 2024 елда 46 мең тоннадан артык җитештерелгән – үсеш 29%ка.
2024 елда 21 юнәлеш буенча 152 социаль-мәдәни объект төзелгән, реконструкцияләнгән һәм ремонтланган. 26 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 25 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, алар 80 күп фатирлы йортны үз эченә ала.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Ленин урамындагы территорияне төзекләндерүнең беренче чиратын төгәлләгәннәр - «Яшьләр сарае»янындагы скверны үзгәртеп корганнар.
2014 елдан башлап районда 14 млрд сумлык 1193 объект яңартылган. Бу мәктәпләр, балалар бакчалары, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары.
2024 елда юл төзүчеләр 300 млн сумнан артык суммага 61 мең квадрат метр юлны норматив хәлгә китергәннәр.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, быел Россия Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан 2025 ел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. "Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген дә без барыбыз да махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешүгә мобилизацияләнергә тиеш.
Хакимият органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе - МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бөгелмә районында да бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисадый үсеш рейтингында Бөгелмә районы, 6 позициягә күтәрелеп, 24 нче урынны алган. 2024 елда инвестицияләр җәлеп итүчәнлек рейтингында район, үз төркемендә 7 урынны алып, позицияләрен яхшырткан. Моннан тыш, район берләштерелгән бюджетка салымнар буенча бурычны 52%ка киметкән.
"Бу социаль әһәмиятле проектларны финанслауның потенциаль чыганагы. Әлеге мәсьәлә республика Рәисе контролендә", - диде Алексей Песошин. Агросәнәгать комплексы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бөгелмә районы агросәнәгать комплексы рейтингында 6 нчы урынны алып тора, бер ел эчендә берьюлы 5 позициягә күтәрелгән.
"Тармакта хезмәт хакы да арта. Ел йомгаклары буенча районның агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы 73,1 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча сез 5 нче урында. Динамика яхшы, аны саклап калырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Алексей Песошин.
Эшләүче гражданнарның реаль керемнәренең төп өлеше булып хезмәт хакы тора. Узган елның 11 аенда республикада уртача айлык хезмәт хакы 72 мең 390 сум тәшкил иткән, Бөгелмә районында – 69 мең 158 сум (15 нче урын). Шул ук вакытта узган елның 3 кварталы йомгаклары буенча районның 19 предприятиесе хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләгән. Алексей Песошин бу мәсьәләне контрольгә алырга чакырды.
Премьер-министр сүзләренчә, иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып коммуналь инфраструктура өлкәсендәге проблемалар кала. 2024 елда районда челтәрләрдә 123 авария теркәлгән.
Алексей Песошин искәрткәнчә, Татарстан Рәисе кушуы буенча коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең ел саен 10 млрд сум күләмендә финанслау белән яңа программасы формалаштырылган. Тагын 1,6 млрд. сум федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Быел программага Бөгелмә районы проектлары да кертелгән.
Муниципалитет ягыннан җәмәгать транспортын үстерү игътибарны таләп итә. 2024 елда "Халык контроле"нә җәмәгать транспорты эшенә шикаятьләр белән 455 мөрәҗәгать кергән. Узган ел Бөгелмәгә пассажир хезмәте күрсәтү өчен дәүләт программасы кысаларында 14 яңа автобус кайтарылган. Әмма бүгенге көндә, машина йөртүчеләр булмау сәбәпле һәм башка сәбәпләр аркасында, аларның сигезе генә маршрутларда тулысынча эшли.
Алексей Песошин транспорт эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Шулай ук Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 2010 елдан Бөгелмә районы гомуми белем бирү сыйфаты буенча республикада танылган лидер булып тора.
"Беренче чиратта, бу сезнең югары профессиональ педагоглар коллективының эш нәтиҗәсе һәм казанышы. Әлбәттә, район җитәкчелеге бу мәсьәләгә зур игътибар бирә", - дип өстәде ул.
Ахырда Алексей Песошин Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International