Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан"ны туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән котлады

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хоккей клубын туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән котлады. Хоккей клубы һәм команда җитәкчелеге исеменә яңа уңышларга ирешергә теләкләр сүзләре белән котлаулар килде.

«Динамо-Казан» хоккей клубының мактаулы президенты Д.А.Самаренкинка, клуб президенты М.Ф.Сыровацкийга, баш тренер В.В.Янкога һәм команда вәкилләренә. 

Кадерле дуслар! – диелә котлауда. - Чын күңелдән сезне туплы хоккей буенча Россия чемпионатында искиткеч җиңүегез белән котлыйм. Команда беренчелек матчларын бик әйбәт уйнап чыкты, югары дәрәҗәдәге әзерлек, бердәмлек күрсәтеп, хоккей яратучыларның өметләрен аклады.  Бүгеннән сез - әлеге трофейны икеләтә отучылар, сезнең җиңү илебезнең туплы хоккей мәктәбенең абруен ныгыта һәм безнең республика, илебездә спортны популярлаштыруга ярдәм итә, үсешен тәэмин итә. Яңа уңышлар телим, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, сезгә һәм якыннарыгызга иң изге теләкләр.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International