Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында тракторларның - 88%ы, чәчкечләрнең - 93% ы, чәчү комплексларының - 82%ы, туфрак эшкәртү агрегатларының 92%ы ремонтланган

2025 елның 22 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү, ашламалар туплау, шулай ук көзге культураларның торышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Россельхозцентр мониторингы буенча, республика кырларында көзге культураларның 84%ы яисә 412 мең га мәйданда - яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тулаем тәэмин ителеш 120%тан артык тәшкил итә, аларның чәчүлек сыйфатларын тикшерү дәвам итә. Республикада орлык сатып алуга контрактлар төзү дәвам итә.

Бүгенгә сатып алынган кукуруз орлыклары белән тәэмин ителеш - 56%, көнбагыш белән - 62%, шикәр чөгендере белән тәэмин ителеш, килешүләрне исәпкә алып, 100% тәшкил итә. Минераль ашламаларга килгәндә, быелгы уңыш өчен уртача 335,2 мең тонна ашлама сатып алынган.

20 февральгә Татарстанда тракторларның - 88%ы, чәчкечләрнең - 93%ы, чәчү комплексларының - 82%ы, туфрак эшкәртү агрегатларының 92%ы ремонтланган. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 2 млрд 400 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган - бу тиешле күләмнең 75%ын тәшкил итә. 15 мартка техниканы әзерләп бетерү бурычы куелган, дип искәртте Ленар Гарипов.

Ул бөртеклеләр мәйданының 70%ка якынын чәчә торган чәчү комплексларын әзерләүгә аерым игътибар бирергә кушты. Бүгенгә тагын шундый 109 комплексны торгызасы бар. (Сл.8) хөрмәтле хуҗалыклар һәм агрохолдинглар җитәкчеләре, сезнең игътибарыгызны техниканы ремонтлауны тизләтү өчен запас частьләрне оператив сатып алуның мөһимлегенә юнәлтәм. Дилерлар әле һаман да элекке бәяләрдән запас частьләр тәкъдим итә, әмма инде мартта аларның уртача 15%ка артуын анонслый. Артык чыгымнарны булдырмас өчен кирәкле запас частьләрне алдан ук сатып алуыгызны сорыйм.

Ел башына 759 механизатор җитешми. Кадрлар җитмәүгә бәйле вәзгыять ел саен начарая гына бара. Квалификацияле кадрларны җәлеп итү өчен конкурентлыкка сәләтле хезмәт хакы һәм лаеклы хезмәт шартлары белән тәэмин итү бик мөһим, дип саный Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, аграр югары уку йортлары базасында ел саен студентларның хезмәт отрядлары оештырыла, алар сезонлы кыр эшләре вакытында хуҗалыкларга ярдәм итәләр. Узган ел Казан аграр университетында төрле юнәлешләр буенча 580 студент белән 14 студент отряды оештырылган иде. Хезмәттәшлекнең уңай мисалы буларак Казан аграр университеты студентлар отрядының «Ак Барс» агрохолдингы белән үзара хезмәттәшлеге китерелде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, язгы кыр эшләренә әзерләнү - бик җаваплы этап. Ул ассызыклаганча, бүген иң мөһиме – авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International