Бүген Казанга эш визиты белән Федераль Собраниенең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алдылар.
Татарстан башкаласында Валентина Матвиенко "Россия регионнарының интеллектуаль милек хокуклары базарын үстерүдәге роле" темасына Федерация Советы Рәисе каршындагы интелектуаль милек мәсьәләләре буенча Советның күчмә утырышын уздырачак (Казан Ратушасы).
Көннең икенче яртысында Валентины Матвиенконың "Интелектуаль милек һәм Россия регионнары икътисады" халыкара форумында катнашуы планлаштырыла (ИТ-парк).
Федераль Собраниенең Федерация Советы Рәисе визитының программасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә бару бар.