Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Валентина Матвиенко:Төбәкләр үсеше министрлыгының милли сәясәт хәзер төп вәкаләте булыр дип уйлыйбыз
2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның күчмә утырышыннан соң Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко милләтләр эше буенча илдә аерым министрлык булдыруга кагылышлы фикерләрен җиткерде. “Күпмилләтле, төрле конфессия вәкилләре яшәгән Россия дәүләтендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен эшләү белән шөгыльләнүче, төбәкләрдәге вазгыятькә күзәтчелек итүче ведомство булырга тиеш. Ул ил һәм аерым төбәкләрдәге вазгыять хакында федераль һәм төбәк парламентлары өчен еллык докладлар әзерләргә дә тиеш. Бу ведомствода профессионаллар, экспертлар, дәүләт сәясәте идеяләрен генерацияләргә сәләтле кешеләр эшләргә тиеш”, -ди ул.
Билгеле булганча, моңа кадәр ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә милләтара мөнәсәбәтләр буенча җаваплы орган вазифасын РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы башкарды. “Әлеге министрлык компетенцияләренең һәм карый торган проблемаларның киңкырлы булуын исәпкә алганда, милләтара мөнәсәбәтләр белән милли сәясәт аның эшчәнлегендә беренче планда булмады. Шуңа күрә бу өлкәдә эшне көчәйтү, әлеге өлкәгә кагылышлы махсус федераль хезмәт яки комитет төзү ихтималын күтәреп чыккан идек”, -ди Россия төбәкләре палатасы җитәкчесе.
Хәзерге вакытта РФ Төбәкләр үсеше министрлыгыннан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык блогын аерып чыгарып, аның буенча аерым министрлык төзү турында карар кабул ителгән. Мәгълүм ки, моңа кадәр торак-коммуналь һәм төзелеш блогы Төбәкләр үсеше министрлыгының игътибар үзәгендәге төп блок иде. Димәк, хәзер министрлыкның төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше, дәүләт программалары һәм милли сәясәт белән иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлеге туа. “Алга таба Төбәкләр үсеше министрлыгында милли сәясәткә зур игътибар бирелер, ул аның төп вәкаләте булыр дип уйлыйбыз. Шуңа күрә милләтара мөнәсәбәтләр буенча аерым министрлык төзү кирәк түгел дип уйлыйм. Министр урынбасары вазифасына, департаментка әлеге мәсьәләгә кураторлык итүче, һөнәри яктан шөгыльләнүче вәкаләтле кешеләр килер дип өметләнәм”, -ди Валентина Матвиенко.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз