Татарстан Президенты Ростов өлкәсенә эш визиты белән барды

2013 елның 8 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Ростов өлкәсенә килде. Ростов аэропортында аны өлкә губернаторы Василий Голубев каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың кайбер министрлыклары, эре предприятиеләре җитәкчеләре дә керә.

Эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ростов өлкәсенең эре сәнәгать предприятиеләрендә булачак. Татарстан Республикасы Президенты регионның татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән дә очрашачак. Шулай ук Ростов өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International