Бүген Ростов-на-Донуда Татарстан делегациясенең визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ астында имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев куйдылар.
Татарстан Президенты һәм республика делегациясе вәкилләре белән очрашу барышында Василий Голубев кыскача өлкә икътисады турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Ростов өлкәсе һәм Татарстан арасында товар әйләнеше 2012 ел нәтиҗәләре буенча 8 % арткан һәм 8 млрд сум тирәсе тәшкил иткән.
Регионнар арасында яңа килешү, Василий Голубев сүзләренчә, күп кенә мәсьәләләргә кагыла - сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү, бердәм инвестицион эшчәнлек алып бару.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ике регион җитәкчеләре генә түгел, ә профильле министрлыклар һәм эшмәкәрләр дә үзара хезмәттәшлекне урнаштырганын билгеләп үтте. "Һәр регионның билгеле бер өстенлекләре бар, һәм безгә берничә мәсьәлә буенча сезнең тәҗрибәгез мөһим", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Ростов өлкәсе губернаторына.
"Без Ростов өлкәсендә үзебезнең машина төзелеше, нефть химиясе продукциясен күрәсебез килә. Безнең электрон хөкүмәт өлкәсендә, электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләнмәләребез күп, һәм без аларны башка регионнарда да тиражлый алабыз", - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Татарстанның үз чиратында, Президент сүзләренчә, машина төзелеше продукциясен һәм станоклар сатып алуда ихтыяҗы бар. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге ТР агросәнәгать комплексын техник яктан яңарту максатын куйган, шуңа күрә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы "Ростсельмаш" белән хезмәттәшлек буенча аерым программа эшлиячәк.
ТР Президенты искәрткәнчә, Ростов-на-Дону да, Казан да 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәкләр, һәм Татарстан Ростов өлкәсенә бу юнәлештә ярдәм итәргә әзер.
"Безгә предприятиеләр арасында багланышларны активлаштырырга кирәк. Мин бүгенге килешү шул максатка ярдәм итәчәк дип ышанам", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә министрлыклар линияләре буенча Килешүне гамәлгә ашыру буенча чараларның җентекле планнары әзерләнәчәк. Р.Зарипов сүзләренчә, кайбер Татарстан предприятиеләре Ростов өлкәсендә 5-координат станок сатып алу мөмкинлеген караячаклар, шулай ук Чаллы шәһәрендә белгечләр әзерләү үзәген булдыру мөмкинлеге эшләнәчәк. Шулай ук лазерларны гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралачак. Ростов өлкәсе тагын Татарстан суднолар төзелеше продукциясе белән дә кызыксынырга мөмкин.
Килешүгә имза салганнан соң Рөстәм Миңнеханов журналистларга интервьюсында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ике регион арасында товар әйләнеше шактый зур булуга карамастан, үсеш темплары соңгы вакытта әкренәйде. Шуңа күрә хәзерге Килешү Татарстан һәм Ростов өлкәсе арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә этәргеч булачак. Икътисадый хезмәттәшлектән тыш, республика һәм өлкәгә төрле тармакларда тәҗрибә алмашырга да, шулай ук регионнарның уртак мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә якларга да мөмкин булачак.