Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында Таганрог металлургия заводында һәм Бериев исемендәге ТАНТКта булды.
Таганрог металлургия заводы – Россиянең торбалар җитештерүче эре предприятиеләреннән берсе, аның 120 еллык тарихы бар. Хәзер завод җөйсез корыч торбалар, бораулау, насос-компрессор торбалар һәм скважиналарны ремонтлау өчен торбалар чыгара.
Татарстан Президентына һәм республика делегациясе әгъзаларына бүген заводның корыч эретә торган һәм торба прокаты цехларын күрсәттеләр, аннары Германиядә җитештерелгән прокат станын эшләвен карадылар. Әлеге станда 5 ел эшләү дәверендә 2 млн тоннага якын торба чыгарылган.
Г.М. Бериев исемендәге Таганрог авиация фәнни-техник комплексы үзенең самолет-амфибияләре, шулай ук монда төзелгән ерак араларда радиолокацион билгеләү җайланмасы булган А-50 самолеты белән танылган. Бүген конструкторлык бюросында Рөстәм Миңнеханов очучыларны әзерләү тренажерын сынап карады һәм кабиналарны виртуаль проектлау комплексы белән танышты. Республика делегациясенә тагын Бе-200 самолетлары төзелә торган һәм аларга хезмәт күрсәтелә торган цехны да күрсәттеләр. Татарстан Президенты төзелә торган уникаль самолет-амфибия нөсхәләренең берсен карап чыкты.