Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Брюссельгә (Бельгия) килде.
Брюссель аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Бельгиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Юрий Бодров, Татарстан Республикасының Француз Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов каршы алды.
Брюссельдә булу кысаларында (2013 елның 8 - 9 ноябре) Татарстан Республикасы Президенты IMEC микроэлектроника һәм композит материаллар институтына барачак, шулай ук берничә очрашу уздырачак.
Моннан тыш, 2013 елның 9 ноябрендә Рөстәм Миңнеханов Россия Федарациясе делегациясе составында FISU башкарма комитеты утырышында катнашачак, анда, 2019 елгы кышкы Универсиаданы уздыруга Россиядән кандидат буларак, Красноярск шәһәре тәкъдир ителәчәк.