Татарстан Республикасында 1810 мең га мәйданда туфрак эшкәртелгән, бу гомуми мәйданның 87%ын тәшкил итә

2013 елның 10 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасында, соңгы белешмәләргә карганда, басуларда 2,07 млн. тонна шикәр чөгендере казып алынган, шуның 1,35 млн. тоннасы тиешле урыннарга илтеп җиткерелгән. Шикәр заводларында 720 мең тонна продукция эшкәртелгән, 92 мең тонна шикәр җитештерелгән. Бүген бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагыкиңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.

Минсәгыйр Нуртединов искә төшергәнчә, республика басуларында кукуруз (9,5 мең га калган), көнбагыш җыю дәвам итә. Көнбагыш 38,6 мең га мәйданда җыелган, 52,5 мең тоннасы сугылган инде, көнбагышның уртача уңышы - 13,5 ц/га.

Туфрак эшкәртүгә килгәндә исә, Татарстан Республикасында туфракны төп эшкәртү 1810 мең га мәйданда үтәлгән, ул гомуми мәйданның 87%ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую турында да сөйләде, бу бурычны тиешенчә үтәмәгән районнарга аерым тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International