Татарстанга Бурятия делегациясе килде

2013 елның 10 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасына өч көнлек эш визиты белән Бурятия Республикасы делегациясе килде.

"Казан" халыкара аэропортында Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисен Вячеслав Наговицынны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршы алды.

Килеп төшүгә кунаклар "Казан" халыкара аэропортының 1А терминалын карадылар, "Казан" халыкара аэропортыннан "Казан" тимер юл станциясенә кадәр йөрүче интермодаль йөртүләрне оештыру өчен тимер юл тармагы эше белән таныштылар.

Иртәгә, 11 ноябрь көнне, Бурятия Республикасы рәсми делегациясе программасында – казанның югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы - ИТ-паркка баралар, Бурятия Республикасы һәм Татарстан Республикасы икътисадый потенциалы күрсәтеләчәк бизнес-форумда катнашалар, Казан федераль университетын, Су спорт төрләре сараен һәм "Казан-Арена" яңа футбол стадионын карыйлар. 

Шулай ук иртәгә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын белән әңгәмә, аннан Бурятия Республикасы делегациясе вәкилләре белән киң составта очрашу узачак. Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак дип көтелә.  

Кунаклар шулай ук "Казан вертолет заводы" ААҖ, "Химград" технополисы, ТР Агросәнәгать паркы эшчәнлекләре белән танышачак. 

 Бурятия Республикасының  Татарстанга эш визиты 2013 елның 12 нояберенә кадәр дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International