Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов БДБ Онкология һәм радиология институтлары ассоциациясе президенты, “РМФА Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге” ФДБУ директоры, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч эксперт-онкологы, РФА һәм РМФА академигы Михаил Давыдов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова катнашты.
Яклар сәламәтлек саклау үсеше мәсьәләләре, шул исәптән онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның, онкология авырулары сырхауларына сыйфатлы ярдәм күрсәтүнең заманча методлары буенча фикер алыштылар.