Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
"Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!
Бу истәлекле көн кешелекнең космосны буйсындыру омтылышындагы гаҗәеп казанышлары һәм кыю амбицияләре символы булып тора.
Бүген ил үзен җирдән читтәге киңлекләрне өйрәнүгә һәм үзләштерүгә багышлаган, илебез космонавтикасы традицияләрен саклаучы һәм арттыручыларны хөрмәтли. Елдан-ел безнең казанышларыбыз әһәмиятлерәк була бара, ә перспективалар - амбициозрак.
Безнең тикшеренүчеләр һәм инженерлар көн саен илебез космонавтикасының казанышларына халыкара проектларда ихтыяҗ дәвам итсен һәм космик фән һәм технологияләр үсешенә өлеш кертсен өчен эшлиләр. Үткәндәге бөек җиңүләрне искә алып, Россия киләчәккә ышаныч белән карый, яңа офыклар ача һәм үз алдына яңа максатлар куя.
Бу бәйрәм көне бөек ачышларга, кыю хыялларга һәм яңа казанышларга илһам бирсен. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм галәмне буйсындыруда яңа биеклекләр телим!»