Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия юристлары ассоциясе рәистәше Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Бүләк Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә күпьеллык уңышлы хезмәте, тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.

Чара Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

Сергей Степашин, үз чиратында, мондый олы бүләк өчен рәхмәт белдерде. “Мин төрле сыйфатларда һәм төрле вазыйфаларда Татарстанда булуыма бик шатмын, - диде ул, - беренче мәртәбә мин монда 1994 елда килгән идем. Мин сезнең республиканы яратам, монда хакимиятнең тотрыклылыгын күрсәтүче җитәкчелек һәм эшли белүче кешеләр. Менә шул сезнең барлык планнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итә дә инде”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International