Алексей Песошин: Радмир Беляев тәҗрибәсе һәм аның Менделеевск районы башлыгы вазыйфасында ирешкән нәтиҗәләре яңа бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирер дип ышанам

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Менделеевск муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Утырыш кысаларында Радмир Беляев Менделеевск районы башлыгы вазыйфасыннан китүе турында игълан итте. Ул карьерасын Түбән Кама районының җирле үзидарә органнарында дәвам итәчәк.

"Мин ышанам, тупланган идарә тәҗрибәсе, шулай ук Менделеевск районы башлыгы вазыйфасында ирешелгән нәтиҗәләр Радмир Илдар улына икътисадый һәм социаль өлкәләрдәге яңа бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Аның җитәкчелегендә Менделеевск районы Татарстанның гына түгел, бөтен Россия Федерациясенең химия сәнәгате үзәкләренең берсенә әверелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 34,4 млрд сум тәшкил итте - бу 2020 ел күрсәткечләреннән бер ярым тапкырга артыграк», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Аннары ул Радмир Беляевка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды. «Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан Радмир Илдар улына Менделеевск районы постында актив нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип өстәде Хөкүмәт башлыгы.

Радмир Беляев Менделеевск районын 2021 елда җитәкли башлаган иде. Бу вакыт эчендә муниципалитет шәһәр мохите сыйфаты буенча Татарстан лидерларының берсенә әверелде, ВЭБ.РФ версиясе буенча Россиянең Топ-10 моношәһәре исемлегенә керде һәм социаль-икътисадый үсештә зур уңышларга иреште. «Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы төзелде, АҮТ һәм шәхси мәйданчыклар актив үсештә, инвестицияләр күләме – 5 млрд сумнан артык. Районның Инвестсоветы республикада иң яхшысы дип танылды. Туристлар агымы 4 тапкырга артты. Район беренчеләрдән булып МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары кертте. Сугышчыларны шифаханәдә тернәкләндерү эшләре бара, Дан Аллеясы булдырылган.

Менделеевск районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Роберт Искәндәров билгеләнде. "Эшләү дәверендә Роберт Ринат улы үзен максатчан, энергияле һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Катлаулы шартларда ул кешеләр һәм хезмәт коллективлары белән хезмәттәшлек итүдә кыйммәтле тәҗрибә туплады. Аның идарә итү күнекмәләре социаль-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы хәл итәргә һәм Менделеевск муниципаль районына нәтиҗәле җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам. Ә ярдәм кирәк булганда - без һәрвакыт янәшәдә, кирәген әйтербез һәм ярдәм итәрбез", - дип белдерде Алексей Песошин.

Роберт Искәндәровка 34 яшь, Менделеевскта туган. Санкт-Петербург Балтыйк экология, сәясәт һәм хокук институтын тәмамлаган, анда 2013 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча диплом алган. 2018 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча КФУ магистратурасында укуын тәмамлаган. 2015 елдан шәхси компаниядә юрист, аннары «СтройЭнергоМонтаж»предприятиесе директоры булып эшли. Муниципаль хезмәттәге карьерасын 2016 елда башлаган. Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп 2022 елның октябрендә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International