Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә җәмәгать судьяларының яңа бинасын ачуда катнашты

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген Чаллыда җәмәгать судьяларының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев һәм башкалар катнашты. Татарстан Президенты Чаллы шәһәр судының рәисе Ринат Гәйфетдиновка яңа бинаның ачкычын тапшырды. Шуннан Рөстәм Миңнехановка бинада кыска гына экскурсия үткәрделәр.

Татарстан Президенты судьяларны яңа бинага күчү белән котлады һәм әлеге вакыйганың гадәти түгеллеген ассызыклады: гадел хөкем йорты хакимиятнең гражданнарга карата мөнәсәбәтен күрсәтә.  

«Җәмәгать судьяларының эш урыннарын оештыру буенча мөрәҗәгатьләр күп булды, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Җәмәгать судьялары - халыкка бик якын, алар административ эшләрне дә, җинаять эшләрен дә карыйлар. Шуңа күрә шәһәр администрациясе бурычларын үтәде, яхшы бина сайлап алды дип әйтә алам.  Шулай ук яхшы подрядчик та таба алганнар, ул үз эшен башкарган, һәм бүген без эшнең яхшы башкарылганын күрәбез».

Җәмәгать судының яңа бинасында зур кабинетлар һәм заманча җиһазлардан башка, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга да суд участогы каралган. Әлеге кабинетның номеры - 106 һәм ул беренче катта урнашкан. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чаллы судьяларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Җәмәгат судьясы Вера Мараткановага "Татарстан Республикасының атказанган судьясы" исеме, тагын биш хезмәттәшенә грамоталар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International