Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “3М Волга” җитештерү комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Әлеге чара “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев, “3М Россия” ЯАҖ генераль директоры Тимоти Аллен Кениг катнашты.
ЗМ компаниясенең Россиядәге икенче җитештерү комплексына “3М Волга” исеме бирелде һәм ул 2014 ел азагында эшли башлаячак. “3М Волга” заводы Россия нефть-газ операторлары тарафыннан 20 ел буена файдаланыла торган һәм Россия нефть-газ проектларында үзенең нәтиҗәлелеген дәлилләгән сәнәгать продукциясе чыгара. Бу, шул исәптән коррозиягә каршы материаллар, ябышучан ленталар, абразив материаллар, бораулау измәләренең һәм цементларның тыгызлыгын киметә торган һәм нефть һәм газ чыгарганда кулланыла торган пыяладан эшләнгән куыш эчле микросфералар һәм башка продукция.
Завод продукциясе Россиядә дә сатылачак, шулай ук БДБ илләренә дә чыгарылачак.
Элек массакүләм мәгълүмат чараларында “3М Россия” ЯАҖ генераль директоры Тимоти Кениг хәбәр иткәнчә, 3М Америка диверсификацияләнгән компаниясе өч ел эчендә “Алабуга” МИЗ территориясендә 30 млн. АКШ доллары инвестицияләгән.
“Алабуга” МИЗда завод Россиядә икенче ЗМ предприятиесе булачак (беренчесе 2008 елдан бирле Волоколамскта эшләп килә һәм нефть-газ тармагы өчен материаллар, индивидуаль яклану чаралары һәм башкалар чыгара).
Белешмә өчен:
3М - Америка диверсификацияләнгән инновацион-җитештерү компаниясе, штаб-квартирасы Сен-Пол шәһәрендә, Миннесота штатында урнашкан. Компаниянең җитештерү комплекслары дөньяның 35 илендә урнашкан һәм медицина, сәнәгатьнең башка тармаклары өчен 100 меңнән артык исемдәге товар чыгара һәм алар 200 илдә сатыла. Компаниянең еллык товар әйләнеше 30 млрд. АКШ доллары. Россиядәге вәкиллеге 1991 елда ачылган, ә 2008 елда РФдә беренче җитештерүе эшләтеп җибәрелгән, ул Волоколамскта урнашкан.