Татарстанда 1 квартал йомгаклары буенча 102 мең тонна терлек һәм кош ите үстерелгән, 455, 1 мең тонна сөт җитештерелгән

2025 елның 3 мае, шимбә

1 кварталда кыр эшләренең барышы һәм терлекчелек тармагы эше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Республикада язгы кыр эшләре - иң актив фазада. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне ашлау төгәлләнеп килә, эшләр 740 мең га мәйданда башкарылган бу барлык мәйданның 89%ы. Чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 2 млн 200 мең гектар мәйданда башкарылган, бу булачак күләмнәрнең 89%ын тәшкил итә. Бүгенгә 595 мең га мәйданда чәчелгән, бу булачак күләмнең 34%ын тәшкил итә. 100 мең га чәчү потенциалы булганда, көндәлек җитештерүчәнлек 72 мең гектарга җиткән. Сигез районда чәчү эшләре булачак күләмнең яртысыннан артыграгы башкарылган. Алдынгылар рәтендә - Тәтеш, Спас, Буа һәм Алексеевск районнары.

Атна башында республиканың Гидрометеохезмәте кыска вакытлы кыраулар теркәде. Түбәнлекләрдә һава температурасы минус 3 градуска кадәр төште. Мондый температура чәчәк атучы җиләк-җимеш культуралары, бәрәңге, кукуруз һәм соя үсентеләре өчен куркыныч. Түбән температураларның нәтиҗәләрен киметү өчен районнарга тәкъдимнәр эшләнде һәм җибәрелде. Кыраудан һәлак булган үсентеләр турында мәгълүмат районнардан килмәде.

Аннары Ленар Гарипов бу елның 1 кварталында терлекчелек эшенә йомгаклар китерде. 3 айда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 47,6 млрд. сум алынган, шулардан 35,8 млрд.сумы - терлекчелектән, узган елга карата үсеш 26% тәшкил итә. Шул исәптән сөт сатудан – 19,8 млрд сум, терлек һәм кош-корт сатудан - 13,2 млрд сум.

Республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 1 апрельгә 592 мең баштан артык терлек исәпләнә. Мөгезле эре терлек, 2024 елга карата 3%ка кимегән. Дуңгызлар саны - 3%ка, кош-корт саны 2%тан да күбрәк кимегән. Республика хуҗалыкларында 455 мең тонна сөт савылган, бу 2024 елга карата 105% тәшкил итә, яисә 22 мең тонна. Алдынгылар рәтендә - Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара районнары, үсешнең 90% ы - шуларныкы. Шул ук вакытта 14 район тискәре күрсәткечләр белән эшли.

Сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга терлек азыгы үзәкләре төзү ярдәм итә, республикада бу - өстенлекле юнәлеш. Бүген 24 муниципаль районда 195 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтүче 54 терлек азыгы үзәге эшли. Шулардан 2024 елда 6 терлек азыгы үзәге файдалануга тапшырылган, ә быел Зеленодольск районында Красный Восток Агро терлек азыгы үзәге эшли башлаган.

Хәзерге вакытта Тәтеш һәм Саба районнарында тагын өч терлек азыгы үзәге төзелә. Әлеге максатлар өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән җайланмалар сатып алуга киткән чыгымнарның 50%ын һәм биналар төзүгә киткән чыгымнарның 30%ын каплауга ярдәм күрсәтелә. Әлеге карарлар сөтчелек тармагының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыра һәм 2030 елга кадәр планлы күрсәткечләргә ирешүдә уңай ярдәм күрсәтә.

Татарстанда 1 квартал йомгаклары буенча 102 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, бу узган елга караганда 2%ка күбрәк. 23 муниципаль район күләмнәрен киметкән. Иң зур минус Тукай районында - 1565 тонна, монда кош ите буенча төп кимү. Түбән Кама районында – минус 634 тонна, Нурлат районында-208 тонна.

Нотыкчы хәбәр иткәнчә, 33 районда терлекчелектә уртача тәүлеклек артым республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак. Болар - Кукмара, Мамадыш, Саба, Әлки районнары.

Шул ук вакытта республикада 6 районның артымнары республикадагы уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Лениногорск, Чирмешән, Баулы, Лаеш, Менделеевск һәм Спас районнарында күрсәткечләр түбән.

Терлекчелекне азык белән тәэмин итү өстенлекле бурыч булып кала. Быел терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен 3 млн.274 мең тоннадан артык сенаж, 3 млн.742 мең тонна силос, 327 мең тонна печән әзерләргә кирәк, бу 1 шартлы баш терлеккә уртача 40 центнер тәшкил итә.

Гадәттәгечә халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Язгы ярминкә атналары йомгаклары буенча 461,5 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шул исәптән - 664 тонна яшелчә, 135,8 тонна сөт, 212 тонна шикәр, 1 млн. 189 мең данә тавык йомыркасы, 544,3 тонна ит. Ярминкәләр уздыру өчен 5 489 берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән.

Нотыкчы ассызыклаганча, ярминкәләр халыкка бик кирәк, чөнки аларда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән турыдан-туры арзан һәм берекетелгән бәяләрдән яңа һәм сыйфатлы продукция сатыла. Сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын тикшереп тору ветеринария хезмәте һәм Россельсельхознадзор белгечләре тарафыннан башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International