Казанның Әл Мәрҗани мәчетендә Алмаз Әхмәтшин белән хушлаштылар

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Смоленск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән хушлашу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булды. Гражданнар мәрәсиме Әл Мәрҗани мәчетендә узды. Хушлашу чарасында шулай ук Смоленск өлкәсе Губернаторы Василий Анохин, РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шәһәр һәм район башлыклары катнашты.

Алексей Песошин Алмаз Әхмәтшинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, аның республика үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

"Безне барыбызны да бик күңелсез сәбәп җыйды. Алмаз Сәлим улы һәрвакыт колачлы бурычларны хәл итә иде. Без 2013 елгы Универсиадага әзерлек вакытында, метро, стадион, күп санлы объектлар төзегәндә, фатирга өлеш кертеп алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл иткәндә бер командада эшләдек. Бу бик зур киеренке хезмәт, гаять зур йөкләнеш. Алмаз Сәлим улы Нурлат районы башлыгы булып эшләгәндә зур хөрмәткә лаек булды. Алмаз Сәлим улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак», - диде РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

Смоленск өлкәсе Губернаторы Василий Анохин Алмаз Әхмәтшинны үз эшенең иң югары профессионалы дип атады. "Смоленск өлкәсендә Алмаз Сәлим улы төзелеш комплексын, юл хуҗалыгын һәм коммуналь инфраструктураны җитәкләде. Бурычларның олы күләме. Аның катнашында мөһим реформалар үткәрелде. Алмаз Сәлим улы Смоленск өлкәсе үсешенә зур өлеш кертте, бик күп эшләр башкарырга өлгерде», - дип билгеләп үтте Василий Анохин.

"Без үзебезнең зур дустыбызны, коллегабызны югалттык. Ул төзелеш комплексы өлкәсендә белгеч буларак зур ихтирамга һәм танылуга лаек. Миңа аның белән эшләү бәхете тиде. Аны һәрвакыт кайнап торган энергиясе, хезмәт сөючәнлеге, профессиональлеге, вак-төяккә дә игътибарлы булуы аерып тора иде. Нурлат районы башлыгы буларак, ул үзен кече Ватанының чын патриоты итеп күрсәтте, якташларының ышанычын яулады", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында ТАССРның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Биккол авылында туа. Хезмәт юлын «Татагропромстрой» ААҖдә башлый. Аннары «Авыл җирендәге торак-коммуналь хуҗалыкның республика җитештерү берләшмәсе» ДУПендә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эшли. 2018-2023 елларда Татарстан Республикасының Нурлат районын җитәкли. Төзелеш тармагына идарә итүнең зур һөнәри тәҗрибәсен исәпкә алып, 2023 елда Смоленск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына тәкъдим ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International