Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Комсомольская правда”ның “Нәшрият йорты” ЯАҖнең генераль директоры, баш редакторы Владимир Сунгоркин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, ТР Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин да катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы белән “Комсомольская правда”ның “Нәшрият йорты” ЯАҖ арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән республиканың туризм һәм инвестицион эшчәнлеге өчен җәлеп итүчәнлеген популярлаштыру, “Комсомольская правда”ның Казанда киләчәк үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.