Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Elsevier компаниясенең вице-президенты белән фән-белем бирү һәм тикшеренү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты
2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Elsevier («Эльзевир») компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча вице-президенты Джей Си Ханеке белән фән-белем бирү һәм тикшеренү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда катнашу өчен Татарстан Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре һ.б. чакырылган иде.
“Эльзевир” – фән, мәгариф һәм медицина өлкәсендә продукция һәм инновацион нәтиҗәләр тәкъдим итүче дөньяда иң зур нәшрият. Компаниянең Амстердам, Нью-Йорк, Лондонда штаб-квартиралары һәм бөтен дөнья буйлап 70ләп офисы бар. Нәшрият – Reed Elsevier медиа-холдингның бер өлеше, ул дөньядагы 500 иң зур компанияләр исемлегенә керә.
Компания 4,5 мең мәгариф учреждениеләре һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан 10млн. нан артык тикшеренүчеләр, китапханәчеләр, галимнәр, авторлар һәм редакторлар белән хезмәттәшлек итә.
Кунакны сәламләп, Илдар Халиков, бүген Татарстан югары уку йортлары бөтен дөнья фәнни инфраструктурасында таныла бара, дип белдерде. 2000елдан Татарстанда фәнни проектларны финанслау ун тапкыр арткан. Аның сүзләренчә, Татарстан югары уку йортларының “Эльзевир” белән партнерлыгы аларның конкуренциягә сәләтлелекләрен арттырачак.
“Эльзевир” компаниясе вице-президенты Джей Си Ханеке компания мөмкинлекләренең кыскача презентациясен уздырды, аның оешу тарихы һәм фәнни публикацияләр базарында заманча тоткан урыны турында сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз